Татарстанда, аерылышканчы, психологка күренүне мәҗбүри итеп куймакчылар. Казанның “Ышаныч” психологик ярдәм үзәге белгечләре исәпләп чыгарганча, гаилә парларының 50 проценты психолог белән очрашып сөйләшкәннән соң никахны өзү ниятеннән кире кайткан, дип яза “АиФ-Казань”.
– Кайбер очракларда парларда чын мәгънәсендә аерылышу теләгенең булмавы, бәлки “узгынчы” тискәре хисләрнең генә туплануы аңлашыла. ЗАГС территориясендә эшләүче психолог тискәре хис-тойгылардан, алимент, аерылышкач яшәү һәм балалар белән аралашу тәртибе җәһәтеннән килеп туган бәхәсләрдән ашыгыч төстә котылырга ярдәм итә, – ди белгечләр.
Шунысы игътибарга лаек: узган елда Казанда гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу ниятеннән 77 пар, быел – 47 пар мөрәҗәгать иткән. 2023 елда аерылышыр алдыннан үзәккә 415 кеше килгән. Яртысы психологка күренергә ризалык биргән. Психологлар мәгълүматлары буенча, шуннан соң парларның 50 проценты аерылышу ниятеннән баш тарткан.
Аерылышуның төп сәбәпләре – эчкечелек, наркомания, хыянәт, шулай ук яшь парларның чынбарлыктагы тормышның хыялларындагы тормышка туры килмәве.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез