Татарстан территориясендә Африка корпусында хезмәт итү өчен контракт төзегән хәрбиләр 3,1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак. Бу – илдә иң югары түләүләрнең берсе, дип яза «Татар-информ».
Түләү ике өлештән тора: республикадан - 2,7 миллион сум, Саклану министрлыгыннан - 400 мең сум.
Командировкада айлык акчалата түләү 230 мең сумнан башлана.
Кандидатларга карата төп таләпләр:
- РФ гражданлыгы булу;
- рядовой һәм сержант составы өчен – 45 яшькә, офицерлар өчен 55 яшькә кадәр;
- наркотиклар һәм алкоголь белән проблемалар, ВИЧ/СПИД авырулары, гепатитларның булмавы;
- авыр маддәләр буенча хөкемгә тартылмау;
- чит илгә чыгарга рөхсәт булу;
- сәламәтлекнең яхшы булуы;
- хатын-кызлар – медицина белеме булган очракта гына (45 яшькә кадәр);
- эссе климатны яхшы кичерү.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 117 номеры (ТР территориясендә) һәм 8 800 222 59 00 номеры (башка төбәкләрдә яшәүчеләр өчен) буенча мөрәҗәгать итәргә була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез