Татарстанда озын яллар ахырында – 6-13 гыйнвар чорында агулану очраклары кискен арткан. Барлыгы 80 шундый очрак теркәлгән. Алдагы атнадагыга караганда 2,6 тапкыр зуррак сан бу.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә караганда, очраклы агулануларның 45%ы сәрхушлеккә бәйле. Белә торып агулануның 38%ы – үз-үзеңә кул салуга, 62%ы исерү максатына туры килә.
Мондый очракларының зур өлеше (64%ы) ир-атларга карый. 15%ы – балаларга. Сәбәбе – әти-әниләренең карап җиткермәве аркасында, балаларның кирәкмәгән әйбер эчүе.
Моннан тыш хәмер һәм спиртлы эчемлекләрдән агулануның 21 очрагы теркәлгән. Сыйфатсыз хәмерне сатып алу урыннары мәгълүм түгел.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез