Татарстанда җәйге лагерьларда 46 меңгә якын бала ял иткән

Балалар өчен җәйге лагерьлар соңрак эшли башлауга һәм беренче сменалар 1 июльдә старт алуга карамастан, җәйге сәламәтләндерү кампаниясен өч сменада уңышлы үткәрә алганнар.

Бу хакта Хөкүмәт йортындагы брифингта Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтте.

- 46 меңгә якын бала республиканың 32 районында урнашкан 102 лагерьда һәм шифаханәләрдә ял итә алды, - дип хисап тотты министр.

Беренче сменада 13 006, икенчесендә - 13 172, өченче сменада 19 593 бала ял иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

җәйге лагерь

Көн хәбәре