Татарстанда айлык акчалата түләү алырга хокукы булганнарны атадылар

Татарстанлыларның аерым категорияләре айлык акчалата түләү алырга хокуклы, түләүнең күләме аның нигезенә бәйле. Мондый түләүгә кемнәр дәгъва итә ала? Бу хакта  «Татар-информ» яза.

Айлык түләү кемнәргә бирелә

- инвалидлыкка ия кешеләргә;

- сугыш хәрәкәтләре ветераннарына;

- сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган ветераннарның гаилә әгъзаларына;

- Икенче бөтендөнья сугышы елларында фашист концлагерьларының элеккеге балигъ булмаган тоткыннарына;

- техноген һәлакәтләр һәм атом-төш сынаулары нәтиҗәсендә радиациядән зарар күрүчеләргә;

- Советлар Союзы һәм Россия Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм РФ Хезмәт Геройларына, Дан ордены һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларына.

Әгәр кеше әлеге түләүне бер законда каралган ике һәм аннан да күбрәк нигез буенча алырга хокуклы икән, ул түләүнең иң зур суммасын күздә тоткан бер нигез буенча гына билгеләнәчәк.

Әгәр нигезләр төрле законнарда каралган булса, түләүне гражданның теләге белән бер нигез буенча гына билгелиләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре