Арчада һәм Буада яшьләрнең физик һәм психологик сәламәтлегенә багышланган «ӘЙТ» автобус турының беренче ике чарасында 600 гә якын кеше катнашты. Бу яшьләрнең әлегә темага кызыксынуы турында сөйли. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
Проект «Татарстанда җәй» программасы кысаларында уза, үсеш программалары һәм интерактив чаралары аша Татарстан яшьләренең физик-психологик сәламәтлеге өлкәсендә хәбәрдарлыгын арттыруга, үзе турында кайгырту культурасын формалаштыруга, шулай ук менталь, психологик тотрыклылыкны үстерүгә, яшьләрнең актив яшәү рәвешенә илһам бирүгә юнәлдерелгән, бу «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына туры килә.
Чараны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Ак Барс банкы генераль партнеры белән берлектә, ТР Иҗади яшьләр академиясе һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы оештыра.
«Татарстан яшьләрен сәламәтлек саклау өлкәсендә агарту проекты идеясе күптән бар иде. Узган ел Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән яшь гаиләләр өчен берничә мәгариф сессиясе уздырдык. Ул вакытта без бик күп сораулар килүен күрдек, яшьләрнең үз физик һәм психологик сәламәтлекләре белән шөгыльләнүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын җитәрлек дәрәҗәдә белмәвен аңладык. Шулай итеп, «ӘЙТ» проекты туды», – дип сөйләде Ринат Садыйков.
Министр сүзләренчә, мондый проект аңлаешлы форматта белгечләрдән консультация алу мөмкинлеген ача. Чиратта Чистай (15 август), Әлмәт (19 август), Мөслим (22 август) һәм Яр Чаллы (26 август) районнарында узачак. Программага җирле халык та, якын-тирәдәге районнарда яшәүчеләр дә килә алачак, алар өчен трансфер оештырылачак. Чарага түбәндәге сайтта теркәлергә була: эйтконференция.рф.
Чараның төп вакыйгасы булып, спикер-докторлар чыгышлары тора. Өч белгеч бик мөһим темаларны яктырта: тиз дофамин, аның сәламәтлек өчен куркыныч булуы; симерү куркынычы, гәүдәнең массасы индексын һәм организмда майлы тукымаларның артык булуы турында сигнал бирә торган башка күрсәткечләрне үлчәү ысуллары; репродуктив сәламәтлек – аның турында ничек кайгыртырга, гадәтләр һәм гигиена аңа ничек йогынты ясый.
Сәламәтлек саклау темасына агарту чараларының мондый форматы яшьләр белән хезмәттәшлекнең бик яхшы ысулы булды, дип ассызыклады Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев.
«Турның нәтиҗәсе булып, яшьләрнең сәламәтлек темасына фикерләүләре белән подкастлар сериясе әзерләнәчәк. Бу продукт зур тираж белән чыгачак. Очрашуларга бара алмаган кешеләр өчен экспертларыбызның чыгышларын, шулай ук физик һәм психологик сәламәтлекләрен саклап калу киңәшләрен дә яздырачакбыз», – дип сөйләде Татарстан Республикасының иҗат яшьләре академиясе президенты, проект операторы Алена Бакирова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез