Газетага язылу

Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте»нең яшүсмерләр лидерлар командасын сайлаячаклар

Татарстанда 2026-2027 уку елына төбәк «Алдынгылар советы»на сайлаулар узачак. «Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучы яшүсмерләр командасы республика буйлап изге инициативаларны, проектларны һәм чараларны тормышка ашырачак.

«Алдынгылар советы» — «Алдынгылар хәрәкәте»нең балалар һәм яшьләр үзидарә органы. Аның составына мәктәпләрдә, көллиятләрдә һәм югары уку йортларында белем алучылар керә. «Алдынгылар советы»на сайлаулар һәр елны көзен өч дәрәҗәдә уза: башлангыч (мәктәпләрдә, югары уку йортларында, көллиятләрдә, яшьләр үзәкләрендә, спорт мәктәпләрендә һәм башка башлангыч бүлекчәләрдәге командалар), җирле (Татарстан районнары дәрәҗәсендәге командалар) һәм төбәк дәрәҗәсе. Беренче ике дәрәҗәдәге советлар бу уку елына инде формалаштырылган.

Төбәк «Алдынгылар советы» рәисен җирле бүлекчәләр һәм Татарстан командаларында катнашучылар арасыннан сайлаячаклар. Кандидатлар сайлау алды кампаниясен офлайн һәм социаль челтәрләрдә үткәрәчәкләр. Аларның иң яхшы бишесе 7 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр узачак Татарстан «Алдынгылар советы» утырышына киләчәк. Анда алар тест тапшырачак, шулай ук дебатларда катнашачак, үзләре турында сөйләячәк һәм экспертларның, залдагыларның сорауларына җавап бирәчәк. Яңа лидерны утырышта катнашучыларның яшерен тавыш бирүе ярдәмендә сайлаячаклар.

Республика «Алдынгылар советы» әгъзаларын да яшерен тавыш бирү юлы белән сайлаячаклар, кайбер рольләрне рәис билгеләячәк. Яңа чакырылыш бер ел дәвамында эшләячәк. Татарстандагы Совет рәисе федераль үзидарә командасына керәчәк.

«Алдынгылар хәрәкәте» лидерлары изге гамәлләр кылалар, төрле масштабтагы инициативалар, проектлар һәм чаралар уйлап табалар һәм тормышка ашыралар, волонтер буларак башка чараларда катнашалар һәм башка күп эшләр башкаралар. Мәсәлән, башлангыч һәм җирле бүлекчәләрдәге «Алдынгылар советы» әгъзалары экологик инициативаларны башлап җибәрәләр, приютларга ярдәм итәләр, балалар бакчаларында сабыйлар өчен чаралар үткәрәләр, ә төбәк лидерлары башлангыч һәм җирле командаларның эшен кураторлык итәләр, төбәк чараларын оештыруда ярдәм итәләр һәм башкалар.

Сайлаулар һәм катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны Татарстандагы «Алдынгылар хәрәкәте»нең социаль челтәрләреннән белергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре