Татарстанда армия хезмәтеннән качып йөргән егетне 150 мең сумлык штрафка тартканнар

Егет, армиягә китәргә теләмичә, качып йөргән, ләкин аны тоткарлаганнар.

Түбән Камада армия хезмәтеннән качып котылырга ниятләгән бер егеткә 150 мең сумлык штраф билгеләгәннәр. Бу хакта “KazanFirst” шәһәр судының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Эш материалларына караганда, егетнең армия хезмәтеннән азат ителүгә законлы сәбәпләре булмаган. Әмма барыбер армиягә китәргә теләмичә качып йөргән. Аны тоткарлаганнар. Суд егетне “Хәрби хезмәт һәм альтернатив хезмәт итүдән качу” җинаять статьясы буенча гаепле дип таныган. Хөкем карары үз көченә кермәгән әле.

Сүз уңаеннан, моңа кадәр Әлмәттә энесенә хәрби хезмәттән качып котылырга ярдәм итмәкче булган бер егеткә 300 мең сумлык штраф салганнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре