Кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин.
Җомга – 19 июльдә Татарстанда, элеккечә үк, алмашынучан болытлы һава көтелә. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, кайбер районнарда төнге сәгатьләрдә яшенле яңгырлар явып узачак, томан төшәчәк. Көндез – асылда явым-төшемсез. Төньяк-көнбатыштан, төньяктан секундына 5-10 метр тизлектә, яшен вакытында 15-20 тизлектә җил. Көндез һава температурасы +24...+29 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә +12...+17 градус.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез