Республикада атна уртасына кадәр җылы, әмма яңгырлы-яшенле һава саклана. Шуннан соң берникадәр суыта, яңгыр туктый. Җомга һәм шимбә көннәрендә кырау төшәргә мөмкин.
Татарстан Гидрометеоүзәгеннән хәбәр ителгәнчә, чәршәмбе – 18 майда һәм пәнҗешәмбе – 19 майда Татарстанда салкынча һава хөкем сөрәчәк. Чәршәмбе көнне көндез +10...+15 градустан артмаячак, төнлә +3+8 градус булачак. Секундына 15–18 метр тизлектә җил.
Башлангыч фаразларга караганда, җомга – 20 май һәм шимбә – 21 майда яңгырлы суык һава көтелә. Көндез +7...+12, төнлә +1...+6 градус. Урыны белән кырау төшәргә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез