Татарстанда авариядә бер гаиләнең гомере өзелгән

Авария бүген иртән Иске Шәйморза авылы янында булган. Юл һәлакәтен күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, Чувашия номерлары куелган «Лада» автомобиле юл читенә төшеп киткән һәм берничә тапкыр әйләнгән.

«Машина йөртүче һәм пассажир шунда ук үлгән. Икесенә дә 50 яшьләр тирәсе», - дип белдерде шаһитлар.

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, авариядә ир белән хатын һәлак булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Татарстан авария

Көн хәбәре