Бөгелмәдә 88 яшьлек пенсионер, оныгын коткарырга маташып, мошенниклар корбанына әйләнгән. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгы хәбәренә таянып яза.
Пенсионерга “тикшерүче” шалтыраткан. Имеш, оныгы светофорның кызыл уты янганда юл аша чыгуы аркасында, бер машинаның авариягә юлыгуы, менә хәзер йөртүчесенең бик кыйммәтле медицина ярдәменә мохтаҗ булуы турында сөйләгән. Шуннан соң телефонны “оныкка” биргән. Тегесе дә “полиция хезмәткәре” сүзләрен кабатлаган. Куркуга калган беркатлы пенсионер, мошенникларга тулысынча ышанып, 500 мең сум акчасын әзерләп куйган.
Берникадәр вакыттан соң пенсионерның ишеген какканнар. Бабай, оныгы “аркасында” авариягә эләккән кешене үлемнән коткару өчен, бөтен акчасын курьерга биреп җибәргән. Шуннан соң гына шалтыратып, оныгының бернинди дә авариягә эләкмәгәнлеген һәм алдануын аңлаган.
Полиция хезмәткәрләре җинаять кылуда шикләнгән 31 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Ул төп хезмәтеннән бушаган арада таксида эшләвен, кемнеңдер сүзен тыңлап, ниндидер сумканы Казанга алып килүен әйткән. Полиция хезмәткәрләре акчаны алып, тулы күләмендә зыян күрүчегә кире кайтарган.
Җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез