Татарстанда автоинспекторга ришвәт биргән йөртүче суд хөкеме алдына басачак

Татарстанда бер ир-ат автоинспекторга ришвәт төрткән өчен суд хөкеме алдына басачак. Бу хакта “Татар-информ” яза.

Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, автоинспекторлар март аенда М-7 юлына чыгып баручы “Ford Focus” машинасын туктатып, йөртүчесенең исерек хәлдә булуын ачыклаган.
Ир-ат медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Шул ук вакытта полиция хезмәткәрләренә беркетмә тутырмаска тәкъдим итеп, берсенә ришвәт төрткән.
Җинаять эше судка карап тикшерүгә җибәрелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре