Татарстанда автокредитларны ешрак ала башлаганнар

Татарстанда яшәүчеләр июль аенда барлыгы 7,96 миллиард сумлык 5,82 мең автокредит алган. Республика әлеге күрсәткеч буенча, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургтан гына калышып, Россия төбәкләре арасында дүртенче урынга чыккан. Берләштерелгән кредитлар бюросы матбугат хезмәтендә шундый мәгълүматлар китереп үтелгән, дип яза “Татар-информ”.

Июнь аендагы белән чагыштырганда, автомобиль сатып алуга бирелгән кредитлар саны – 18 процентка, күләме – 27 процентка үскән.

Узган айда тулаем ил буенча барлыгы 158,02 миллиард сумга 110,53 мең автокредит рәсмиләштерелгән. Июльдә автокредитның уртача күләме 1,56 миллион сум (июньдә – 1,47 миллион сум) тәшкил иткән. Моннан тыш автокредитлар буенча түләү сроклары да арткан. Аерым алганда, июльдә автокредитлар уртача – 62 айга, майда – 59 айга рәсмиләштерелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре