Татарстанда авыл юлында бер ирне бәрдереп үтергәннәр

Кичә кич Арча - Яңа Кенәр юлында (Пашкау урманы тирәсендә) юл һәлакәте булган. Анда машина белән җәяүлене бәрдергәннәр. Бу хакта arskmedia.ru хәбәр итте.

Машина бәрдергән ир-ат шунда ук җан биргән. "ВТ"га мәгълүм чыганак хәбәр итүенчә, мәрхүмнең өч баласы ятим калган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре