Татарстанда бәрәңге нематодасы таралу мәйданы артты

Татарстанда алтын бәрәңге нематодасы йоктырган басуларның мәйданы 0,19 гектарга артты. Карантин фитосанитар зонасы мәйданы 2332 гектарда үсте.

Үзгәрешләр Казан, Арча, Биектау, Чүпрәле, Менделеевск, Минзәлә, Югары Ослан, Нурлат, Спас, Балык Бистәсе, Тукай, Әтнә һәм Әлки районнары территорияләренә кагыла.

Карантин зонасында үстерелгән бәрәңгене туфракны патогеннан тулысынча чистартып бетерүгә кадәр теләсә нинди максатларга куллану тыела. Шулай ук хуҗаларга: томат, борыч, баклажан һәм пасленовлар гаиләсенең башка төрләрен үстерү тыела. Шулай ук хезмәт коралларын һәм авыл хуҗалыгы техникасын кулланырга ярамый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре