Татарстанда барлык сайлаучыларның 60,5 проценты тавыш биргән

Иртәнге сәгать 10га республикада барлык сайлаучыларның 60,5 проценты тавыш биргән. Бу хакта журналистларга Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.

Иң актив сайлаучылар Балтач районында яши. Биредә сайлау хокукы булган халыкның 83,23 проценты тавыш биргән. Бу – республикадагы иң зур күрсәткеч. Икенче урында – Алексеевск район. Бу районда сайлаучыларның 80,77 проценты сайлау участокларына килгән. Баулы районында исә сайлаучыларның 79, 96 проценты тавыш биргән.

Иң түбән күрсәткечләр Казанда теркәлгән. Яңа Савин районында сайлаучыларның 43,42 проценты тавыш биргән. Совет районында әлеге күрсәткеч – 43,16, Вахитов районында исә 39,43 процентны тәшкил итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре