Бер атна эчендә (12-19 сентябрьдә) Татарстанда дизель ягулыгы һәм бензин кыйммәтләнде. Бәяләр үсеше ягулыкның барлык маркаларына да диярлек кагылды. Мәсәлән, АИ-92 хәзер 45,93 сум тора, ә АИ-95 - 49,42 сум, дип хәбәр итә Татарстанстат.
Дизель ягулыгын хәзер 52,73 сумга сатып алырга мөмкин. Бу элеккегә караганда 11 тиенгә күбрәк. Әмма АИ-98 маркалы бензинның бәясе элеккечә калды - литр өчен 52,4 сум.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез