Татарстанда бензовоз юлга әйләнеп капланган 

Баулы районыннан 28 яшьлек ир-егет зыян күргән.

Бүген иртән Чаллыга керү юлында куркыныч авария булган. Иртәнге 3:50 сәгатьтә “М-7” юлында Минзәлә ягыннан килгәндә борылышта бензовоз әйләнеп капланган.
“Челнинские известия” Тукай районы дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып язганча, Уфа ягыннан Мәскәү юнәлешендә килүче “КамАЗ” (рулендә 28 яшьлек ир-егет булган), тизлекне нык арттыруы сәбәпле, борылышта каршы як юнәлешкә чыгып әйләнеп капланган. Бензовоз цистернасы юл читенә “очкан”. Бәхеткә, ут капмаган.
Йөртүче иминлек каешын эләктермәгәнлектән, умыртка сөяген сындырган. Аны Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар. Бәлагә тарыган ир-атның Баулыдан икәнлеге мәгълүм.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре