Азнакайда яшәүче бер хатын-кыз үсмер кызын даими рәвештә кыйнауда шикләнелә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.
Хәсрәт ана ике ел буе исерек чакта 15 яшьлек кызын үтүк белән кыйнаган.
Бала озак вакытлар буе бу хакта кемгәдер сөйләргә курыккан. Түземлеге тәмам төкәнгәннән соң гына участок полиция хезмәткәренә әнисенең кыйнавы турында язып җибәрергә булган.
Хәзерге вакытта үсмер – хастаханәдә. Аның белән белгечләр эшли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез