Татарстанда бер атна эчендә 70тән артыграк законсыз мигрантны куганнар

Татарстанда 3-9 июнь чорында чит ил кешеләрен үзләренең ватанына куу турында 71 административ карар чыгарылган. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Ведомство мәгълүматларына караганда, барлыгы 522 кеше республикада вакытлыча яшәү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылган. 56 кешенең хезмәт эшчәнлеген законсыз алып баруы ачыкланган.

Моннан тыш хокук саклау органнары хезмәткәрләрен “Нелегал-2024” операциясе нәтиҗәсендә чит ил гражданнарын законсыз теркәгән өчен 7 җинаять эше кузгаткан.
“Суд органнары административ материалларны карап тикшерү нәтиҗәсендә чит ил кешеләрен Россиядән куу турында 71 административ карар чыгарды. Чит ил кешеләрен илгә кертүне тыю турында 100 күрсәтмә бирелде”, – дип аныклап үтелгән ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре