Газетага язылу

Татарстанда бер атна эчендә ковид аркасында пневмония белән авыручылар саны 10 процентка арткан

Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Узган атнада республикада 51 кеше коронавирус йоктырган. Агымдагы ел башыннан бирле Татарстанда 13 603 кеше коронавирус йоктырган. Шул рәвешле пандемия республикада ковид йоктыру очраклары 207 меңгә житкән.

"Алда – кискен вирус инфекцияләре сезоны, димәк, авыру йоктыручылар артачак дигән сүз. Без инде яңа коронавирус инфекциясе белән бәйле үзгәрешләр күрәбез. Әгәр элегрәк коронавирус очракларының 98 процентка якыны бернинди билгесез яки ОРВИ кебек узуы хакында сөйләсәк, соңгы атнада пневмонияләр артты. Ул узган атнада 12 процент тәшкил итте, ә моннан алдагы атнада 2 процент кына иде", - диде Любовь Авдонина.

Республика халкына җәмәгать урыннарында битлек кияргә һәм авыру йоктырудан саклану өчен антисептиклар кулланырга киңәш итте ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре