Татарстанда бер бала таганнан "очкан" – таган элмәгеннән ычкынган

Чаллының ЗЯБ бистәсендәге паркында үсмер, бер тоткасының элмәге ычкынып китү сәбәпле, таганнан егылып төшкән. Бәхеткә, малайга зур зыян килмәгән. Бу хәл турында малайның әнисе социаль челтәрләрдә хәбәр иткән, дип яза “Татар-информ”.

Шәһәр төркемендә урнаштырылган видеодан күренгәнчә, бала бик көчле атынганда, таганның бер ягындагы тимер тоткасы, элмәгеннән ычкынып китү сәбәпле, малай җиргә егылып төшә.

Килеп туган хәлгә автомобиль төзүчеләр шәһәре мэриясенең матбугат хезмәтеннән аңлатма биреп үткәннәр. Шәһәр хакимияте “Мәдәният һәм ял паркы” белгечләре белән берлектә (әлеге таган – аларның җаваплылыгында) видеокүзәтү камераларындагы кадрларны караганнан соң, үсмернең таганда ярамаганын белә торып бик нык атынуы турында нәтиҗәгә килгәннәр.

“Бу таган бик нык атыну өчен билгеләнмәгән”, – диелгән мэриянең матбугат секретаре Римма Мөхәммәтҗанованың телеграм-каналында.

Шәһәр хакимияте ата-аналардан балаларына таганда болай атынырга ярамавын аңлатуларын сорый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре