Татарстанда бер бала тимер аркан аркасында муенын өзә язганнан соң тикшерү башланды

Татарстанда Тикшерү комитеты баланың җәрәхәтләнү очрагы буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хәл юл аркылы тимер аркан тарттырып куелу сәбәпле килеп чыккан, дип яза “Татар-информ”.
Тикшерү комитетының Үзәк аппараты әлеге эшне аерым контрольгә алган. Тикшерү органнары килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен җентекләп өйрәнергә һәм юл аркылы законсыз төстә хәтәр әйбер урнаштырган җаваплы кешеләрне билгеләргә ниятли. Юлны законсыз ябып, фаҗига китереп чыгара язган вазыйфаи затларның гамәлләре аерым игътибар үзәгенә алыначак.
Исегезгә төшерәбез: Тукай районы Иске Гәрдәле авылында начаррак күрүче бер бала таудан велосипедка утырып төшкәндә, юл аркылы тарттырылган тимер арканга бәрелеп, муенын бик нык җәрәхәтләгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре