Татарстанда элекке балалар бакчасы мөдире суд хөкеме алдына басачак. Хатын-кызны мошенниклыкта һәм рәсми документларга ялган мәгълүматлар кертүдә гаеплиләр.
Элекке мөдирнең эшкә бер танышын алуы, аның эшләмәве, ә хезмәт хакының мөдир кесәсенә кереп баруы ачыкланган.
Нәтиҗәдә аның 589 мең сумнан артыграк акча үзләштерүе билгеләнгән. Биектау районы прокуратурасы җинаять эшен суд каравына җибәргән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез