Якшәмбе – 16 июньдә Түбән Кама районында Зәй елгасы аша салынган күпер тирәсендәрәк бер егет суга батып үлгән. Бу хакта “НТР 24” яза.
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты рәисенең гадәттән тыш хәлләр, гражданлык оборонасы һәм террорчылыкка каршы эшчәнлек буенча урынбасары Артур Сәлахов “Эшлекле дүшәмбе”дә сөйләп үткәнчә, егет яр буенда дус-ишләре белән кәеф-сафа корып утырган булган.
Егет суга кереп юк булгач, дуслары муниципаль берәмлекнең бердәм диспетчерлык хезмәтенә (ЕДДС) шалтыраткан. Водолазлар бүген иртәнге сәгать 5тә егетнең мәетен судан тартып чыгарган.
Узган ялларда судагы фаҗиганең икенчесе икән инде бу. Шимбә көнне “Кама” пляжы суында 1986 елгы ир-ат һәлак булган. Анысы да суга кергәнче хәмер – 5 литрга якын сыра эчкән булган, дип билгеләп үткән Артур Сәлахов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез