Татарстанда 16 килограмм авырлыктагы яңгыр гөмбәсе тапканнар.
Чаллыдан фоторәссам 16 килограмм авырлыктагы яңгыр гөмбәсенә тап булган. Ул “тыныч ау”да кулга төшергән “трофее” фотосурәтен “Челнинские известия” газетасына юллаган.
Фотосурәткә караганда, гөмбәнең эшләпәсе – Владимирның гәүдәсе (муеныннан аягына кадәр) зурлыгында. Шул ук вакытта гадәти яңгыр гөмбәсенең эшләпәсе үлчәме 20-50 миллиметрдан артмый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез