Бурыч күләме 413 мең сум тәшкил иткән.
Казанда яшәүче бер ир-ат 15 яшьлек улына һәм 13 яшьлек кызына алимент түләүдән качып йөргән. Июнь аена бурычы 413 мең сумга җитсә дә, аны түләргә җыенмаган. Казанның Совет районы суд приставлары бер парковкада ваемсыз атаның “Infinity” машинасына юлыккан. Алар машинага арест салып, аны махсус стоянкага озаткан.
Эшләр болайга киткәч, теге адәм шул ук көнне кайдандыр акча табып, бурычын тулысынча өзгән. Бу хакта “Татар-информ” Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез