Татарстанда бер ир-ат кайры тун урлаган: аны 4 елга «утыртырга» мөмкиннәр

Чистайда 29 яшьлек ир-ат, кием-салым кибетенә кереп, хатын-кыз тунын киеп караган да, товарны кыстырып, тиз генә чыгып киткән. Бу хакта “KazanFirst” Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Кибет хезмәткәре тегене туктатмакчы булган, ләкин угры качып китәргә өлгергән. Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тырышлыгы белән озын куллы ир-ат шул ук көнне тоткарланган.
Урлау очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Аңа дүрт еллык төрмә җәзасы яный.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре