Татарстанда бер ир-ат, законсыз төстә кредитлар өләшү сәбәпле, кибетеннән мәхрүм ителгән

Комиссион кибет хуҗасына административ эш кузгатылган һәм ул 15 тәүлеккә кибетеннән колак каккан.

Казанның Авиатөзелеш районы Копылов урамында урнашкан комиссион кибет хуҗасы–ир-ат кешеләргә законсыз төстә куллану займнары өләшкән. Бу хакта “KazanFirst” прокуратура тикшерүе мәгълүматларына таянып яза.

Прокуратурада ачыклауларынча, кибет хуҗасына – 38 яшь. Ул законсыз төстә микрокредит бирү эшчәнлегенә керешкән. Гәрчә оешмасы финанс оешмасы статусына ия булмаса да. Шуңа күрә суд, ведомство карары нигезендә, Копылов урамындагы комиссион кибет эшен 15 тәүлеккә туктатып торган.
Моннан тыш ир-ат Авиатөзелеш районы прокуроры карары нигезендә куллану займнары бирү буенча законсыз эшчәнлек алып барган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Суд акты үз көченә кермәгән әле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре