Татарстанда бер ирнең ярты ел буе хатыны мәете белән яшәве турындагы хәбәргә ачыклык керттеләр

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте Чаллыда бер ир-атның, ярты ел буе хатынының мәете белән бер фатирда яшәгәнлеге турында хәбәрне кире каккан. Бу хакта “Татар-информ” яза. Моңа кадәр социаль челтәрләрдә 47 яшьлек хатын-кызның каты авырудан интеккәнлеге, хатыны үлгәннән соң ир-атның бу хакта тиешле органнарга хәбәр итмәгәнлеге турында хәбәрләр пәйда булды.

Ведомствода әйтүләренчә, әлеге мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.

“Тикшерү мондый хәлнең булмаганлыгын күрсәтте. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы рәсми төстә бу хәбәрләрнең чынбарлыкка туры килмәвен белдереп, барлы-юклы мәгълүматларны таратмаска өнди һәм фейк өчен җаваплылык турында кисәтә”, – дип билгеләп үтелгән белдерүдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре