Һава һөҗүмнәреннән саклану чаралары Татарстан өстендә бер пилотсыз очкычны бәреп төшерде, дип яза РИА Новости Оборона министрлыгына сылтама белән.
Россия Һава һөҗүмнәреннән саклану чаралары 22 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшергән. Аларның 13е Воронеж өлкәсендә, 4се Белгород өлкәсендә, 3се Саратов өлкәсендә, берешәрне Самара һәм Татарстанда юк иткәннәр.
Бүген 11:08дән Татарстанда «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы гамәлгә кертелгән иде. Казан һәм Түбән Кама аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертелде. Онлайн-таблога караганда, дистәләгән авиарейс тоткарлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез