Әлмәт шәһәрендә бер самокатта баручы ике үсмер баганага килеп бәрелгән, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
Әлмәт районы хакимияте башлыгы Тимур Ногманов әйтүенчә, хәзерге вакытта әлеге күңелсез вакыйганың нечкәлекләре һәм зыян күрүчеләрнең хәле ачыклана.
“Башлангыч мәгълүматларга караганда, бу урында Әлмәт җылылык челтәрләре эшчеләре эшләгән. Алга таба мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен, коллегаларга, барлык велосипедчылар һәм җәяүлеләр юлларын җентекләп тикшереп, аларны тәртипкә китерү бурычын куйдым”, – дип язган ул үзенең телеграм-каналында.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез