Татарстанда бер табиб, чәчәк бәйләменә алданып, 700 мең сум акчасыннан мәхрүм калган

Бөгелмәдә бер табиб, чәчәк бәйләменә алданып, аферистларга 700 мең сум күчергән. Медик, алдануын аңлагач, Эчке эшләр министрлыгының җирле бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

Табиб әйтүенчә, башта аңа мессенджер аша бер хатын-кыз шалтыраткан. Ир-атка ул, янәсе, чәчәк бәйләмен китерәчәкләрен әйткән. Табиб, чәчәк бәйләме алу өчен, смс-хәбәр аша килгән кодны әйтергә тиеш булган. Медик аферистның үтенечен канәгатьләндергән, шуннан соң элемтә өзелгән.

Берникадәр вакыттан соң аңа янә шалтыратканнар. Аферист бу юлы үзен Дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәре буларак таныштырган. Имештер, табибның шәхси кабинетын ватуларын әйткән. Шуннан соң табибка ”ФСБ хезмәткәре” шалтыратып, ашыгыч төстә барлык саклык акчасын алырга һәм аларны “имин счетка” күчерергә таләп иткән. Шул ук вакытта, террорчылар ярдәмчесенә әйләрегә мөмкинсез, дип тә куркыткан. Акча күчергәннән соң, телефоннан шалтыртучы табибтан калган акчасын да күчерүне таләп иткән. Ир-ат шунда гына үзен алдауларын аңлап, Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтенә хәбәр иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре