Татарстанда бер укытучы, мошенникларга ышанып, 650 мең сумын югалткан

Чистайда 27 яшьлек укытучы телефон мошенникларының корбаны булган. Ул 650 000 сум акчасын югалткан. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

27 яшьлек укытучыга шалтыратучы үзен күп функцияле үзәк хезмәткәре дип таныштырган һәм дәүләт хезмәтләрендә аның шәхси кабинетын ватып, аның исеменә берничә банкта кредит рәсмиләштерелү турында белдергән.

Мошенник хатын-кызга әлеге кредитларны рәсмиләштерүне булдырмау өчен банктан кредит алырга һәм акчаны Үзәк Банкның «куркынычсыз счетына» күчерергә кирәк дип ышандыра. Хатын-кыз кредиткалардан алынган барлык акчаларны күрсәтелгән счетка күчерә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре