Татарстанда бер хатын-кыз ярты миллион сум акчасыннан коры калган

Казанда яшәүче бер хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать итеп, үзенең аферистлар корбанына эләгүен белдергән. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Болай булган: хатын-кызга бер мессенджер аша кунакханәләргә лайклар куеп акча эшләргә тәкъдим иткәннәр. Ул ризалык биргән һәм, сылтамаларга кереп, лайклар куя башлаган. Берникадәр вакыттан соң тәүге “хезмәт хакы” килгән. Шунда аңа эшен дәвам итәргә тәкъдим иткәннәр. Әмма инде бу юлы, акча кертеп, кунакханәләрне броньлау буенча.

Моның өчен аңа берничә кредит алырга туры килгән. Әмма табыш керми башлаган. Хатын-кыз акчасын алмакчы булган. Әмма 300 мең сум “комиссия” түләгәч кенә күпмедер акчасын алуга ирешкән. Шунда аферистлар корбанына әйләнгәнен аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Шулай итеп, лайклар куеп баемакчы булган хатын-кыз барлыгы 500 мең сумнан артыграк акчасын югалткан. “Мошенниклык” статья буенча җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре