Полициягә Казанның Идел буе районындагы йорт подъездында туташка ярдәм таләп ителүе – аңа пычак белән һөҗүм итүләре турында хәбәр кергән. Бу хакта «KazanFirst» Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, подъездда 47 яшьлек хатын-кыз үзенең буйга җиткән кызына пычак белән кадаган. Хатын-кызны тоткарлаганнар. Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар.
Әлеге очрак буенча Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе «Горки» полиция бүлегендә тикшерү үткәрелә. Аның нәтиҗәсе буенча тиешле карар кабул ителәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез