Казанда тимер юл аша тиешсез урыннан чыкканда бер хатын-кыз поезд астында калган. Бу хакта “KazanFirst” Тикшерү комитетының Транспортта тикшерү идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
“Тимер юл транспорты хәрәкәтенең һәм аннан файдалануның иминлек кагыйдәләрен бозу” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
Фаҗига үткән якшәмбедә Арчадан Коркачыкка кадәрге юл өлешендә булган. Поезд тиешсез урыннан тимер юл аша чыгып килүче хатын-кызны бәрдергән. Бичара шундук һәлак булган. Тикшерүчеләр килеп туган хәлнең барлык сәбәпләрен ачыклый, җаваплы кешеләрнең гамәлләрен бәяли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез