Газетага язылу

Татарстанда бер хатынның ике баласына 700 мең сумнан артык алимент бурычы җыелган

Спас районында яшәүче бер хатын ике баласына алимент түләмиче 700 мең сумнан артык бурыч җыйган.

Суд приставлары бу гамәлләре өчен аңа карата 2 башкарма производство ачкан. Тиешле акчасын түләмәгән хатынга мәҗбүри эшләтү чаралары билгелиләр. Хәзер аңа 200 сәгать эшләп, «акылга утырырга» туры киләчәк.  Әмма мәҗбүри эшләтү дә балалар алдында булган бурычтан азат итми. Алимент түләмәгән өчен җаваплылык чарасы булып тора. Административ җаваплылыкка тартылганнан соң да бурычын капламаган әни кешегә карата җинаять эше ачылырга да мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре