Татарстанда беренчеләрдән булып фри бәрәңгесен эшкәртү заводы ачылды. Аның ачылышында бүген Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Әлеге заводны Чистай шәһәрендә узган ел төзи башлаганнар иде. Биредә елына 36 мең тонна бәрәңге эшкәртеләчәк. Заводта бер сәгатьтә 3 тонна продукция әзерләячәкләр. Предприятиедә Кытайда җитештерелгән заманча технологик линия кулланыла. Монда суыткычлар һәм складлар бар.
 Әлеге заводта 167 кеше эшләячәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез