Татарстанда беренче яртыеллыкта аерылышучылар саны 10 проценттан күбрәккә кимегән

Быел беренче яртыеллык йомгаклары буенча Татарстанда никахлашучылар да, аерылышучылар да кимегән. “Росстат” мәгълүматлары шул хакта сөйли.

Республикада гыйнвардан июньгә кадәрге чорда 9048 никах теркәлгән. Гаилә пары булып яшәргә теләүчеләр саны узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда (9208) 160ка кимегән. Димәк, туйлар саны 1,7 процентка азайган.

Шул ук вакытта төбәктә 6455 аерылышу очрагы теркәлгән. 2023 елның беренче яртыеллыгындагыга караганда (7186) 731гә кимрәк сан бу. Шулай итеп, аерылышучылар саны 10,2 процентка диярлек кимегән.
Кыскасы, Татарстанда никахлар саны кимеп, бер мең кешегә 4,6 күрсәткеченнән 4,5кә калган. Аерылышулар саны 3,6 күрсәткеченнән 3,2 гә кадәр төшкән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре