Татарстанда беренче мәртәбә авыл укытучылары форумы узды

Бүген Казандагы «Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында авыл укытучыларының «Укытучылар белән авыл дан тота» республика форумы узды.

Чара Россиядә игълан ителгән Педагог һәм остаз елы кысасында үткәрелде. Форумда республиканың төрле авылларыннан 500ләп мөгәллим катнашты.

- Форумның төп бурычы - мәктәпләрендә булган, авыл укытучыларын борчыган проблемаларны ачыклау. Монда яшь укытучылар да, белемле мөгаллимнәр дә, авыл җирлекләре башлыклары да катнашты. Безнең тагын бер максат - җирле хакимиятнең укытучыларга нинди ярдәм күрсәтә алуын тәгаенләү, - диде чара турында Татарстанның фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре