Бүген, Изге Валентин көнендә, Татарстанда «Без Путинны яратабыз» автойөреше узды. Ак төстәге тугыз автомобиль РФ Президенты күптән түген генә ачкан М12 «Восток» трассасы һәм Казан янында Идел елгасы аша салынган яңа күпер буйлап узды. «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Казан. Социаль төркем» паблигында шуның видеосы чыкты.
Машиналарның түбәсендә «Без Путинны яратабыз» язуын хасил иткән хәрефләр һәм символлар урнаштырылган, «яратам» сүзе ал төстәге йөрәккә алыштырылган иде. Бу сүзләргә «Текәрәк валентинканы бүген инде күрмәячәксез!» дигән аңлатма да бирелгән. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Мәскәүдән Казанга кадәр М12 «Восток» трассасы буйлап машиналар хәрәкәтен Россия Президенты Владимир Путин 2023 елның декабрь ахырында ачты. Ул дәүләт башлыгы тәкъдим иткән «Транспорт инфраструктурасын яңарту» илкүләм проекты буенча төзелде.
Магистраль ачылганнан бирле бу юлдан 3,1 миллион тапкыр узганнар. Кичә Путин ил Хөкүмәтенә һәм «Автодор» компаниясенә М12 трассасыннан файдаланган өчен оптималь тарифлар буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез