Татарстанда гыйнвар аенда билгеләнгән пенсиянең уртача күләме 20 мең сумнан артып китеп, 20 637,6 сумга җиткән. Бу октябрьгә караганда 0,4 процентка күбрәк, диелгән Татарстанстат әзерләгән "Татарстан Республикасының социаль-икътисади хәле" докладында.
Мисал өчен, 1 октябрьгә уртача күрсәткеч 19458,1 сум булган.
Рәсми мәгълүматларга караганда, 2023 елда 34 меңнән артык пенсия билгеләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез