Татарстанда бюджет керемнәре арткан

Бюджет керемнәре арткан, ә хезмәт хаклары үсеше кимегән. Бу елның гыйнвар–июль айларында Татарстан тупланма бюджеты үтәлеше турында хисап тоттылар.

– Ел башыннан бирле Татарстан тупланма бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 338,4 миллиард сум тәшкил итте. Аның 281 миллиард сумы – республика казнасына, калганы җирле бюджетларга керде, – диде республиканың финанс министры урынбасары Алла Анфимова.

Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, тупланма бюджет керемнәре 13 процентка, ягъни 39,8 миллиард сумга арткан. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округында – беренче, ә ил күләмендә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Краснодар краеннан калышып, бишенче урында.

– 2025 елда салым һәм салым булмаган керемнәр 507,6 миллиард сум күләмендә расланган. Шул рәвешле, тупланма бюджет буенча еллык план – 66,7 процентка, Татарстан бюджеты буенча – 66,9 процентка, җирле бюджетлар буенча 65,8 процентка үтәлгән, – диде Алла Анфимова.

Аның әйтүенчә, 1 августка республика территориясеннән салым һәм салым булмаган керемнәр 971,9 миллиард сум тәшкил иткән. Үсеш – 11 процент. Барлык сумманың 65 проценты федераль бюджетка киткән. «Бу елның җиде аена алынган саннардан күренгәнчә, Татарстан тупланма бюджетының төп салым һәм салым булмаган керем чыганаклары – физик затларның кеременә салым (33 процент), табышка салым (26 процент) һәм салым булмаган керемнәр (12 процент)», – диде Алла Анфимова.

Узган елның гыйнвар–июль айлары белән чагыштырганда, тупланма бюджетка физик затларның кеременә салым 20,5 процентка арткан. «Бу хезмәт хаклары үсешенә бәйле. Ел башыннан ул якынча 21 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта, узган елның гыйнвар–июль айлары белән чагыштырганда, күрсәткечләрнең акрынрак үсүен дә күрәбез», – диде Алла Анфимова.

Ел башыннан Татарстан тупланма бюджеты чыгымнары – 297,6 миллиард сум. Аның 234,5 миллиард сумы республика бюджетыннан тотылган. «2025 елда Татарстанда тормышка ашырыла торган 11 илкүләм проектны финанслау 42,9 миллиард сум тәшкил итә», – диде Татарстан финанс министры урынбасары Гела Герасимова. Әлеге сумманың 23 миллиард сумга якыны – федераль бюджетка, калганы республика казнасына туры килә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре