Татарстанда болан фермасы янында глэмпинг ачылачак

Балык Бистәсе районының “Дикая ферма” экопаркы янында 7 йорттан торган глэмпинг ачылачак. Район хакимияте башлыгы Радик Ислямов Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгында шул хакта сөйләп үткән.

“Дикая ферма” туристлар экопаркында “Ольха” глэмпингын булдыру эшләре ахырына якынлашып килә. Инвестор ел әйләнәсе яшәү өчен яраклы 7 йорт төзеп куйды, тирә-юньне төзекләндерү эшләре алып барыла. Глэмпинг 36 урынга исәпләнгән. Аны инде быел ук ачу күздә тотыла”, – дип аңлатып үткән район хакимияте башлыгы.

Аның әйтүенчә, узган елда Степановка авылындагы “Дикая ферма”ны карарга 15 мең турист килгән. Ферма ачылганнан бирле инвестор 150 миллион сум җәлеп иткән.

Фермада “Кызыл китап”ка кертелгән 180 тимгелле болан, 80нән артыграк Алтай маралы һәм шундый ук санда кыргый кроликлар яши. Иллеләп болан кыргый табигатькә чыгарып җибәрелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре