Казанда салаттан ботулизм йоктыручылар саны 14 кешегә җиткән. Бу хакта “Татар-информ” “Роспотребнадзор”ның Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
“Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә ботулизм белән агуланган 14 кеше дәвалана. Шуның 8е – реанимациядә, шул исәптән ике хатын-кыз ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган”, – дип билгеләп үткән агентлык чыганагы.
Исегезгә төшерәбез: кичә Казанда Мәскәүнең “ЛОКАЛКИТЧЕН” компаниясе җитештергән “Салат лобио” ашаганнан соң алты кешедә ботулизм ихтималы ачыкланган. “Роспотребнадзор”ның Татарстан буенча идарәсе продуктны саткан кибетне тикшерә һәм лаборатория тикшеренүләре үткәрү өчен салаттан пробалар ала.
 Санитар-эпидемиологик тикшеренү төгәлләнгәнче, хәтәр продукцияне сату туктатып торылган. Мәскәүдә 121 кеше агулану билгеләре белән табибларга мөрәҗәгать иткән инде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез