Газетага язылу

Татарстанда бу ике көндә җәйге һава торышы саклана

Бүген, 4 сентябрьдә, Татарстанда аномаль җылы һәм коры һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем ихтималы аз. Төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә җил исәчәк, көндез ул урыны белән (әмма ТР башкаласында түгел) 12 метрга кадәр көчәячәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Һава температурасы көндез 21-26 градуска кадәр (Казанда +23..+25) җылыначак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре