Татарстанда бүген дә явым-төшемсез һәм җылы һава торышы көтелә

Бүген, 19 сентябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, иртәнге якта урыны белән томан булуы ихтимал.

Көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 4-9 метр, урыны белән 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Көндез һава температурасы +18...+23 градуска кадәр җылы булуы фаразлана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре