Татарстанда бүген дә коры һава торышы сакланачак. Явым-төшем булу ихтималы аз. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Иртән урыны белән, Казанны да кертеп, төнлә төшкән томан сакланачак. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 3-8 метр тәшкил итәчәк.
Көндез төбәк буенча һава температурасы +17...+22 градуска кадәр җылыначак. Казанда да термометр баганалары +19...+21 градуска кадәр күтәреләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез